Помидоры хэм кыяр суган тозлау рецепты татарча

Рецепты из помидор

Томат соусында кыяр

Җиңел рецепт белән бүлешәбез

2 кг кыяр, 1 кг помидор, 5-6 тырнак сарымсак, 1,5 аш кашыгы тоз, 110 г шикәр комы, 0,5 стакан үсемлек мае, 50 мл (3 аш кашыгы) 9 %лы аш серкәсе.
Кыярны юып, очларын кисәргә һәм түгәрәкләп турарга. Помидорны юып, берничә өлешкә бүләргә һәм иттарткычтан чыгарырга. Томатка тоз, шикәр комы, үсемлек мае өстәп, яхшылап болгатырга. Томат массасына туралган кыярларны салып, талгын утта 10 минут кайнатырга. Аннан сарымсак, аш серкәсе кушып, тагын 5 минут кайнатырга. Томат соусындагы кыярларны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга. Минем 700 мл лы 4 банка чыкты.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына «Ватсап» аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 🙁
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Бу көннәрдә хуҗабикәләр кыяр тозлау, кайнатмалар ясау белән мәшгуль. Кыяр тозлау рецептлары тәкъдим итәбез.

Кибеттәгечә тозланганы
1 литр суга 1,5аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, өч литрлы банкага 10-12 кашык 9процентлы аш серкәсе (уксус) алына. Лавр яфрагын, исле түгәрәк борычны, канәфер орлыгын, түгәрәкләп киселгән башлы суган, укропны стерильләштерелгән банка төбенә салып, кыярларны тезәбез. Банкадагы әзер кыярлар өстенә кайнар су салып, азрак суынганчы тотабыз. Агызабыз, шуңа шикәр комы, тоз салып, 1литрга җиткереп яңадан кайнатабыз, кайнап чыккан суны кыярлар өстенә салып, тимер капкач белән каплап куябыз. Аш серкәсен икенче кайнап чыккан суны салганда саласы.

Кетердәп тора торганы

1 кишер, 2 башлы суган, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, лавр яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына. Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салына. Алар өстенә кыяр тезелә, кайнап чыккан су салып 15 минут тотыла. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салына. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куела.

Салкын сулы- иң җиңеле
Тәмле дә, җиңел дә, кетердәп тә тора. Стерильләштерелгән 3 литрлы банка төбенә керән, чия, кара карлыган, укроп, 5 тырнак сарымсак салына. 100әр грам тоз һәм шикәр комы ( 4 аш кашыгы шикәр комы, 10 бал кашыгы тоз) өстәгез. Банканы кыяр белән тутырып, коедан гына алган салкын су салыгыз да капрон капкач белән ябып, караңгы салкын урынга, идән астына куегыз. Кыярлар 3 айдан әзер була, язга кадәр тора.

Исерек кыярлар
Банка төбенә керән тамыры, укроп, сарымсак, кара карлыган яфрагы салып, кыярларны тыгыз итеп урнаштырыгыз. Өстенә маринад салыгыз. Әзерләү өчен 1,5 литр су, 3 аш кашыгы өймичә генә тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы аракы алына. Соңыннан суга утыртып, 15 минут стерильләштерегез.

  • 1,5 литр салкын су;
  • 1 аш кашыгы тоз;
  • 6 аш кашыгы шикәр комы;
  • 4 аш кашыгы томат пастасы.
  • Болгатабыз, кайнатып чыгарабыз, сүрән утта 5 минут кайнатабыз.

Помидорлар өстенә салып чыгабыз.
Чиста капкачлар белән каплап, йөзтүбән әйләндереп куярга, банкалар суынганчы өсләрен җылы әйбер белән каплап торырга.» 
Тәмле булсын, кыш көне ашап куанырга язсын!

Бу салатны кышка инде беренче генә елымны ясамыйм. Бик тәмле була, иң беренче итеп, шуны ашап бетерәләр. Рецепты катлаулы түгел, ясавы да җайлы. Сыналган рецептымны сезгә дә тәкъдим итәм. 
Кирәк: помидор һәм суган, үсемлек мае, борчаклы кара борыч, сарымсак, укроп.
Тозлык өчен: 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.
Эш барышы: помидорларны  юып, дүрткә яки алтыга бүләбез. Ничек бүләсе помидорның зурлыгыннан тора. Бу салат өчен зур булмаган тыгыз, каты кабыклы помидорлар яхшырак. Кызыл белән сарыны аралаштырырга да була.
Суганның кабыгын әрчеп, ярымбоҗралап турыйбыз. Вак суган булса, аларны да дүрткә генә бүлеп сала аласыз. 
Банкаларны парландырып, төбенә берәр тармак укроп зонтигы, 1 теш сарымсак, 3-4 кара борыч һәм берәр уч туралган суган салып чыгабыз. Банкаларны туралган помидор белән яртылаш тутырабыз. Бераз тыгызлап тутырыгыз, ләкин помидорларны сытмагыз. Тагын берәр уч суган өстибез һәм банканы помидор белән тутырып бетерәбез. Урын калса, иң өскә тагын суган сала аласыз. Суган белән помидорның  пропорциясе җаныгыз теләгәнчә була ала.
Бер кәстрүл белән су кайнатырга куябыз. Су кайнап чыккач, сак кына банкаларга агызабыз. Банкаларны берәр савытка куеп торсагыз, яхшырак, өстәлгә су түгелмәс. Мин үзем раковинага куеп эшлим. 
Банкаларның авызын кайнатып алган калай капкач белән каплап торабыз  (әле япмыйбыз!).
15 минуттан суны кабат кәстрүлгә бушатабыз. Монысын ташлап, яңа су кайнатсагыз да була, аермасы юк. Су кайнап чыккач, кабат помидорлар өстенә коябыз. 15 минуттан соң, яңадан кәстрүлгә бушатабыз. Бу юлы банкаларга күпме су кергәнен үлчәргә кирәк.
1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе салып, кайнатып чыгарабыз. 
Ул кайнаганда кечкенә савыт белән үсемлек маен кыздырырга куябыз.  1  литрлы банкага 2 аш кашыгы май кирәк (артыграк та ярый).
Һәрбер банкага кызган үсемлек мае салып чыгабыз, аннары кайнап торган тозлыкны агызып, калай капкач белән томалыйбыз. 
Бу салатны икенче төрле дә ясарга була: банкаларга беренче койганда ук тозлык салып, аннары аларны 15 минут стерильләштерергә мөмкин. 0,7 граммлы банкалар өчен – 15 минут, 1 литрлыларына 25 минут кирәк. Кызган үсемлек маен иң өскә аннан соң гына салып, томалыйсың.

Сез дә кыярны кая куярга белми интегәсезме ул? Кыярларыгызны кичтән җыеп алып кереп куйгач, иртән инде тозларлык булып үсеп җитәләрме? Кемдер үзе тозлап арыгач күршесенә, туганына бирә башлый, аннары малларга да чират җитә.

Без кыярын кая куярга белмәгән һәм кыярны “үзгә” итеп тозлыйсы килгәннәргә рецептлар әзерләдек!

“ИҢ ГАДИ” КЫЯР ТОЗЛАУ ЫСУЛЫ

3 литрлы банкага:

— 2 аш кашыгы тоз

— 1 аш кашыгы шикәр комы

— 2 аш кашыгы уксус

— укроп, сарымсак, канәфер (гвоздика), кара борыч, керән, дәфнә (лавр) һәм карлыган яфрагы барсын бергә стерильләштерелгән банкаларга тутырасы. Аннан суны 2 тапкыр кайнатып саласы һәм банканы каплыйсы.

ТАНЫЛГАН АШ-СУ БЛОГЕРЫ МӘРЬЯМ МИҢНЕГУЛОВА КЫЯР ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ

Иң беренче булып банкаларны парландырабыз, кыярларны юабыз һәм алырны бераз салкын суда тотабыз. Банкаларга укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак һәм кыяр тутырабыз. Өстенә кайнаган су салабыз һәм аны 15 минут тотабыз. Аннан бу суны түгәбез.

Рассолын аерым ясыйбыз. Ике литр суга ярты стакан шикәр комы, ярты стакан 9 процентлы уксус, ике аш калагы ярым тоз салып кайнатып чыгарабыз да банкага салабыз. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз, кибет тәмләткече дә ярый.

АЗ ТОЗЛЫ КЫЯР (МАЛОСОЛЬНЫЕ) ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ

— 1,5 литр су

— 3 аш кашыгы шикәр комы

Кыярларны юып, 3 сәгать суын алыштыра-алыштыра суда тотабыз. Юып банкаларга салабыз. Банка төбенә бер укроп, керән яфрагы, 5 кара карлыган яфрагы, 4 баш сарымсак, 10 исле кара борыч, 4 канәфер, корица салабыз. Банкага кыярларны вертикаль рәвештә урнаштырабыз, кайнар рассолны салып 3 минут тотабыз.

Рассолны агызып шул суны кайнатып кире салабыз, соңгысын салганда 1 аш кашыгы уксус салабыз. Тимер капкач белән ябабыз.

КЕТЕРДӘП ТОРА ТОРГАН (ХРУСТЯЩИЕ) КЫЯР ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ

— 1 кишер

— 2 башлы суган

— 1 баш сарымсак

— берәр керән, кара карлыган, чия, дәфнә яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына.

Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салабыз. Алар өстенә кыяр тезәбез, кайнап чыккан су салып 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 бал кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салабыз. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куябыз.

КИШЕР САБАГЫ БЕЛӘН ТОЗЛАГАН КЫЯР

— 7 аш кашыгы шикәр комы

— 1 аш кашыгы уксус

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салабыз.  Аннан баш-башлары киселгән кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан суны бушатабыз да 30 минут тотабыз. Яңадан шул суны кәстрүлгә маринад ясар өчен бушатабыз. Ә банкага кайнап чыккан чиста су салып 10 минут тотабыз да, аннары түгәбез.

Мөхәррир Гөлнар Мөхәмәдҗановадан “Рассольник” рецепты.

Әлеге салат бары тик аш өчен генә. Кыш көне тиз арада аш пешереп алырга туры килсә, әлеге әзер рассольникны гына салып җибәрергә кирәк.

Салат өчен кирәкле әйберләр: кыяр, помидор, суган, кишер һәм 700 яки 800 грамм арпа ярмасы кирәк булачак.

Иң элек арпа ярмасын 10 минут аерым пешереп алырга. Аерым савытка 2,5 килограмм чистартылган кыяр, 700 грамм суган, 800 грамм кишер, 1,5 килограмм помидор турап сала торырга. Аннары алар өстенә ярманы салырга.

Әлеге катнашмага 10-15 данә кара борыч, 2 стакан су, 400 грамм симәнке мае, 6 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, 2 данә лавр яфрагы һәм дә 150 грамм аш серкәсе салырга.

45 минут пешерергә дә, банкаларга тутырып куярга.

Баш хисапчы Нурия Фәйзрахмановадан кыяр тозлау рецепты.

Эш тәртибе: Иң элек кыярларны 4 сәгатькә салкын суга салып куярга. Судан алгач, тагын бер тапкыр яхшылап кыярларны юарга. Аннары 3 литрлы банкаларны духовкада стерильләштерергә. Капкачларны суда кайнатып алырга.

Стерильләштергән 3 литрлы банкаларга 10 данә кара түгәрәк борыч, 3 данә канәфер, 1 лавр яфрагы, 3 данә карлыган яфрагы, 2 данә чия яфрагы, 3 баш тырнак сарымсак, 1 зонт укроп, керән яфрагы (бер зур яфракны 4-5 банкага бүлеп салам) һәм керән тамыры (бер банкага баш бармак калынлыгында), 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз салырга. Банкаларга кайнаган су салып, ярты сәгать тотарга. Ул вакыт аралыгында кайнарга су куярга. Аннары кайнаган суга чүпрәк куеп, банкаларны 20-25 минутка акрын утта, парда тотарга. Су куыклары өскә менә башлагач, банкаларны алырга, 0,75 граммлы рюмка белән аш серкәсе салырга. Аннары капкачларны ябып, банкаларны каплап, төреп куярга.

Журналист Фәридә Филатовадан «Солянка» рецепты. Ингредиентлар: 2 килограмм кәбестә, 2 килограмм помидор, 1 килограмм суган, 1 килограмм кишер.

Кәбестәне, помидорны, суганны ваклап турарга. Суганны ярымбоҗралап яки кем ничек ярата шулай турарга. Кишерне эре угычтан уарга. Яшелчәләр әзер булгач катнашманы зур кәстрүлгә салырга, 0,5 грамм үсемлек мае, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы аш серкәсе, 11 бөртек кара борыч һәм 5 лавр яфрагы салып утка куярга. Кайнап чыкканнан соң нәкъ бер сәгать кайнатырга һәм банкаларга тутырып, капкач белән ябып куярга.  Бу солянкага гөмбә дә кушарга мөмкин. Тик аны башта 15 минут тирәсе пешереп алырга кирәк.

Тозлык: 3 литр суга 100 грамм тоз, 200 грамм шикәр комы.

Стерильләштерелгән 700 граммлы банкалар төбенә 1 тырнак сарымсак, 1-2 кара түгәрәк борыч, 1 лавр яфрагы салырга, уртача зурлыктагы помидорларны 4кә бүлеп, суганны божралап чиратлаштырып тутырырга һәм өстенә укроп (зонтик) салырга һәм тозлык агызырга. «Су мунчасы»нда 10-15 минут тоткач, 1 аш кашыгы аш серкәсе салып ябып куярга.

Кышка «Витаминлы» салат

Кирәк: берәр килограмм кәбестә, кыяр, болгар борычы, помидор, кишер.

Эшләү тәртибе: барлык яшелчәләрне озынча итеп турап, тәменчә тоз салып болгатырга һәм парландырылган 1 литрлы банкаларга тыгызлап тутырып, өсләренә кайнатып алган тимер капкачларны каплап (бормыйча) «су мунчасын»да 1 сәгать пешереп алырга.

Кыш көне кулланыр алдыннан суган һәм сыек май өстәргә мөмкин.

Татарча азу рецепты

Исмегөл ападан татарча азу рецептын тәкъдим итәбез.

Азу пешерер өчен сыер ите, суган, кишер, тозлы кыяр, бәрәңге, сарымсак, тоз, борыч, помидор яки томат пастасы алырга кирәк.

Аерым табада бәрәңгене кыздырып куярга.

Суганны ярымбожралап турап, майда бераз кыздырып алырга. Маеннан аерып, аерым савытка салып торырга. Суган кызган кәстрүлгә сыер итен озынча кисәкләргә турап салырга.

Бераз кыздырганнан соң, әз генә су өстәп, тоз, борыч салып, өстен каплап пешереп алырга.

Итнең суы беткәч, озынчага саламлап туралган кишер салып кыздырып алырга, шуның янына тозлы кыяр салып, тагы 5 минут чамасы сүрән утта тотарга. Томат пастасы яки помидор өстәргә, суганны, кыздырган бәрәңгене салырга, бик ваклап туралган бер тырнак сарымсак өстәргә дә бераз су салып, 10 минут чамасы пешереп алырга.

ТАТАРЧА АЗУ Сыер ите Суган Кишер Тозлы кыяр Бэрэнге Сарымсак Тоз Борыч Помидор яки томат пастасы Аерым табада бэрэнгене кыздырып куярга. Суганны ярымбожралап турап, майда бераз кыздырып алырга. Маеннан аерып, аерым савытка салып торырга. Суган кызган кэструлгэ сыер итен озынча кисэклэргэ турап салырга. Бераз кыздырганнан сон, эз генэ су остэп, тоз, борыч остэп, остен каплап пешереп алырга. Итнен суы беткэч, озынчага саламлап туралган кишер салып кыздырып алырга, шунын янына тозлы кыяр салып тагы 5 минут чамасы сурэн утта тотарга. Томат пастасы яки помидор остэргэ, суганны, кыздырган бэрэнгене салырга, бик ваклап туралган бер тырнак сарымсак остэргэ дэ бераз су салып, 10 минут чамасы пешереп алырга. Тэмле булсын! #исмегульрецептлары #азу #азупотатарски

Кыяр маринадлау рецептлары

Һәр хуҗабикәнең кыяр тозлау буенча яраткан рецепты бар, әмма яңасы белән дә ясап карыйсы килә.

Аш-су блогерларыннан кыяр маринадлауның берничә рецептын тәкъдим итәбез.

1.Парландырган банка төбенә укроп, юылган кыяр салырга, аннары өстенә кайнап кына чыккан су коярга. 15 минут тотканнан соң суны түгәргә кирәк.

Аерым савытта тозлык кайнатабыз. 4 литр суга 1 стакан шикәр комы, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе, ярты стакан тоз салып кайнатырга. Аш серкәсен кайнап чыгар алдыннан гына салырга кирәк.

Кыярлар өстенә тәмләткечләр салып, борыч, кәнәфер, хуш исле борыч, тозлык салып, капкач белән ябып куябыз.

«Бик шәп рецепт», — дип язган Азнакай районы Мәндәй авылыннан Мәрьям Миңнегулова.

2.Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су блогеры Гөлнара Галимуллина кыярны түбәндәге рецепт белән маринадлый.

Духовкага банкаларны тезәргә, аннары 170 градуска кадәр кызган духовкада 10-15 минут банкаларны стерильләштерергә. Банкалар суынгач, дәфнә (лавр) яфрагы, укроп, сарымсак, кары борыч салырга, аннары җылы суда юылган кыярларны тутырырга. Банкага тоз, шикәр комы, кайнап торган су салырга, капкач ябып 15 минут тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатып кайнатырга куярга, ә кайнап чыгар алдыннан аш серкәсе салырга, тозлыкны кыяр өстенә коярга.

3 литрлы банкага 5 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 8-9 аш кашыгы аш серкәсе салырга.

«Кыярлар шиңмәсен өчен банкаларны төреп куярга кирәкми. Кетердәп тора торган тәмле кыяр булачак», — дип язган аш-су блогеры.

3.Ике сәгатьтән тозлана торган кыяр рецепты — пакетка 1 кг кыяр, 1 бәйләм укроп, 1 баш сарымсак, 1 аш кашыгы тоз (бераз арттырырга да мөмкин).

«Пакетны яхшылап селкергә. Ике сәгатьтән кыяр әзер дә була», — дип язган Гөлнара ханым.

Бер үк төрле рецепт белән кыяр һәм помидор тозлау ЫСУЛЫ

Игредиентлар 1 литр банка өчен исәпләнгән. Банкалар зуррак икән, ингредиентларны икеләтә, өчләтә арттырабыз, дигән сүз.

1 укроп зонтигы

1 дәфнә яфрагы

2 сарымсак теше

2 түгәрәк борыч

2 аш кашыгы аш серкәсе (9 процентлы)

Кыярларны юып, очларын кисәбез (помидорларны бөтен килеш) һәм салкын суга салып куябыз. Банкаларны стерильләштереп, кыярларны (помидорларны) тутырабыз. Өсләренә кайнап торган су агызып, берничә минут тотабыз. Суына төшкән суны кәстрүлгә бушатып, утка куябыз. Һәр банкага барлык ингредиентларны салып чыгабыз. Су кайнап чыккач, янә кыярлы (помидорлы) банкаларга агызабыз. Тимер капкач белән борып ябып, өстен җылы әйбер белән бер тәүлеккә каплап куябыз.

Бу рецепт белән тозланган кыяр-помидорлар искиткеч тәмле килеп чыга.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

Чүпрәсез камырдан гөбәдия рецепты

Гөбәдияне беренче тапкыр пешереп карарга теләүчеләр өчен җайлы һәм җиңел рецепт.

Кайбер кешеләр чүпрәле камыр белән мәшәкатьләнергә яратмый. Менә бу рецептны нәкъ алар һәм беренче тапкыр гөбәдия пешереп карарга теләүчеләр өчен тәкъдим итәм. Бу камырны кабартырга да, «ял иттерергә» дә кирәкми, пешкәч камыр авызда эреп китәчәк.

Гөбәдия камыры өчен: 2 йомырка, 120 грамм атланмай яки маргарин, 0,5 стакан сөт, бер чеметем тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы көпшәкләндергеч, он.

Бүлмә температурасында йомшарган майны калган ингредиентлар белән болгатырга, аннары он кушып кулга ябышмый башлаганча камыр басарга. Камыр йомшак булырга тиеш.

Камырны икегә бүләргә, берсе зуррак кисәк, ә өстен каплыйсы камыр кечерәк булырга тиеш.

Эчлек өчен: кызыл эремчек (корт), бүрттерелгән дөге, шикәр комы, йөзем җимеше, атланмай, пешкән йомырка.

Ике төрле йөземне юдым, тастымалга салып кипшеттем. Дөгегә тоз салып бүрттердем, салкын су белән юдым, саркыттым. Дөгегә 4 аш кашыгы үсемлек мае һәм шикәр комы, җимеш салып болгаттым. Күп хуҗабикәләр изелми дип озынча дөге сайлый, әмма ул ашарга «авыр» кебек тоела миңа. Мин гади дөге белән пешерәм, бүрттергәндә аны бераз гына катырак итеп калдырырга кирәк, камыр эчендә ул пешеп бетә, изелми дә.

Гөбәдияне үсемлек мае белән майларга. Гөбәдия өстенә сибү өчен 2 аш кашыгы онга, бер бал кашыгы шикәр комы һәм аз гына үсемлек мае салып уалып тора торган катнашма ясарга һәәм өстенә сибәргә.

200 градуска кадәр кызган духовкада «йөзе килгәнче» пешерергә.

Оцените статью
Всё об овощах
Добавить комментарий